Шимбә, 20.04.2024, 14:28

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2012 » Май » 8 » Сугыш еллары ни китерде?
21:20
Сугыш еллары ни китерде?
     Быел Бөек Ватан Сугышы тәмамлануга 67 ел булды. Сугыш халыкка нинди генә авырлыклар китерми. 5 ел буена иза чигү, әле ул еллар узгач та якын кешеләреңне югалтканыңны белеп алу иң ачы газапларның берсе була. Ата-ананы баласыз, хатыннарны ирсез, балаларны әтисез калдырган һәм балачактан мәхрүм иткән сугыш елларын өлкән буын вәкилләре әле дә яшьаралаш искә алалар.      
    Ул елларны Мәмәшир һәм күрше Тәмәй авылларыннан 442 кеше сугышка киткән. Шуларның 220се кире әйләнеп кайта алмый. Фронт арты хезмәте хатын-кыз, картлар һәм бала-чага җилкәсенә төшә. 
     Ул елларны авылыбызның шагыйрәсе Шаяхкамова Мәликә апа менә ни рәвешле искә төшерә:

Сугыш бәете

41нең июнь ае –
Кисәк чыкты сугышлар.
Ул хәбәрне ишетүгә
Ала алмадык сулышлар.
 
Күп ирләр китте сугышка,
Ятим калды балалар.
Ягарга утын булмагач
Ягып тордык саламнар.
 
Черек бәрәңге ташыдык
Чирмеш басуларыннан.
Чабаталар бетә иде
Язгы кар суларыннан.
 
Каты сугышлар барганда
Жмех валма ашадык.
Урман кисәргә кудылар:
Укуларны ташладык.
 
Сугышка китте күп ирләр
Бар да атка төялеп.
Хатыннары, балалары –
Бар да калды сөялеп.

Кычытканнар җыеп чабып
Пешерә идек ашлар.
Ул сугышка барган чакта
Ниләр күрмәде башлар.
 
Бәрәңгеләр дә булмады,
Чәчәктән казып ашап.
Ашамаган нәрсә калмады,
Уып ашадык башак.
 
Ашлыклары да булмады
Безгә җыеп ашарга.
Аннан безгә туры килде
Укуларны ташларга.
 
Кукмарадан чана белән
Семеналар ташыдык.
Ул елларны барыбыз да
Гаилә белән ач идек.
 
Кукмарадан кайткан чакта
Туктап-туктап ял иттек.
Кайта алмыйча күпләребез
Теге дөньяга китте.
 
Бу сугышның ни икәнен
Барыбыз да аңладык.
Санитарка булып кына
Ут эченә бармадык.
 
Бик күп хатыннар тол калды,
Ирләре сугышта үлеп.
Көн дә бер елыйлар иде
Ирле кешене күреп.
 
Шәмәрдәндә таш чыгардык
Үлән ашлары ашап.
Штабельләр сала идек
Өй формалары ясап.
 
Бик күп ирләр үлеп калды
Фашистларны җиңгәндә,
Фашистларның башкаласы
Берлиннарга менгәндә.
 
Метровой утын кистек
Ягар өчен поездга.
Баласыз налогы салды
Кияүгә бармаган кызга.
 
Атлы машина урак урды,
Кайрадык пиласын.
Ул вакыҗлар искә тәшсә,
Әле дә килә еласы.
 
Заманалар авыр булды,
Картлар капчык үрәләр.
Күтәреп печән ташыдык,
Тентеделәр түрәләр.
 
Әсир төшкән солдатлар
Агач башмак киделәр.
Авылга кайткан ир-атлар
Гүләйт итеп йөрделәр.
 
Ашар өчен башак җыйдык,
Җиргә ябышып үргән.
Ул замана кешеләре
Бөтен хәсрәтне күргән.
 
Заемнарга кул куйдырды,
Булмаса да акчасы.
Көрәк белән казып утырттык
Без бәрәңге бакчасын.
 
40 кило ит түләдек,
Давай түлә диюгә.
200 йомырка илттек
Инкубаторга чебигә.
 
Бүтен авылга бер сепарат,
Чират торып аерттык.
Чирта чыгып аертканчы
Таңны шунда аттырдык.
 
Клубларда бии идек
Сукыр лампа яндырып.
Егетләр сугышка китте
Сөйгән кызын калдырып.
 
Җан башына 500 тәңкә
Хәрби налог түләдек.
Кич чыксаң да шул ук күлмәк –
Юньле өс-баш күрмәдек.
 
200 литр сөт түләдек,
Күтәрмәделәр жирларын.
Кассетада гына калды
Ул заманның җырлары.
 
Атлы машина урак урды,
Көлтәләдек көлтәсен.
3 ай исполнитель тордык:
Түләүгә кудык көн-төн.
 
Кич җитсә, агитаторлар
Барысын җыеп аңлатты:
Хәзергеләр ансат эшли,
Номер гына таратасы.
 
Сугарга служный килде
Колхоз саен чиратлап.
Машинистка көлтә бирдек
Урак белән тураклап.
 
2 кило ашлык белән
Төрмәгә яптырды.
Сталин законы каты иде
Үз малаен аттырды.

Мәликә Шәяхкамова


Просмотров: 1626 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru