Җәй буе каз-үрдәк, аркандагы мал-туардан аерылып тормаган әлеге калкулык җир турында төрле сүзләр йөри. Халык теленә "Бай тавы" буларак кереп калган ул. Кыш көннәрендә чана шуарга килүче балалар да бик үз итә "Бай тавы"н. Алар белән беррәттән шуып төшүче өлкән яшьтәгеләрне дә күрергә туры килгәли. Әлеге урын җәй көннәрендә бигрәк тә матурлана, хәтфәдәй тау итәгендә җир җиләге өлгерә, тирәсеннән аккан инеш әкренләп куе агачлар арасына кереп югала. Нәкъ менә шушы урында үсеп утыручы мәһабәт агачны 100 яшьтән ары киткән, диләр. Төп темабыз "агач" түгел иде ләбаса...
Сүз башында кузгатылган Бай тавы шактый гына зур хәзинә чыганагы булырга тиеш дигән гыйбарәләргә авыл халкы әле дә ышана бирә. Ышанмаслык та түгел, үзләре шаһит булган кешеләрнең сүзләренә колак салсаң. Күпләрне кызыксындарганы таудан караңгы төшкәч берәүнең нәрсәдер казып алып китүе була....
|