[ Яңалык өстәргә ]
Әй, авыл!
Син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш...
17 декабрь көнне Киров өлкәсе Вятка аланы районы Пенәгәр авылы яшьләре белән Мәмәшир авылы хоккейчылары арасында иптәшләрчә уен узды. 11:7 исәбе белән җиңүгә Мәмәширлеләр иреште. |
15 нче май көнне Мәмәшир авылы үзешчәннәре тарафыннан "Ялгыз каен күзе" спектакле куелган иде. Әлеге спектакльнең видеоязмасын тәкъдим итәбез. Видеоны диск яки флэшкага яздырып алу өчен сайтның администраторына мөрәҗәгать итүегез сорала. |
Авылыбызда Хәсәнҗанов Ранифны исемендәге хоккей турниры булып узды. Турнирда Мәмәшир, Күкшел, Адай, Буҗи, Яңа Сәрдек авылы командалары көч сынаштылар. 1 нче урынны – Күкшел авылы командасы, 2 нче урынны – Мәмәшир авылы, 3 нче урынны – Яңа Сәрдек авылы командалары яуладылар. Моннан тыш, команда уенчыларын номинацияләр буенча бүләкләү оештырылды. |
8 март көнне, авылыбыз мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан “Киленнәр бәйгесе” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Бәйгедә авылыбызның төрле яшьтәге киленнәре катнашты. Алар җитезлектә, осталыкта, тапкырлыклыкта көч сынаштылар һәм әлеге бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды.
“Иң тәҗрибәле килен” исеменә Габидуллина Резедә, “Уңган килен” - Галимова Лилия, ... Читать дальше » |
Айдар, Мәчкәрә урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, 1985 елда Казан дәүләт медицина институтының стоматология факультетына укырга керә. Беренче курстан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Кайткач, укуын дәвам итә. Айдар бик катлаулы чорда – 1993 елда туган авылы Мәмәширдә стоматология кабинеты оештырып, шунда озак еллар теш табибы булып эшләде, бик күп авылдашлардан һәм якташлардан ихлас рәхмәтләр ишетте. Шул ук елда Арча районының Иске Масра авылы кызы Фәридә белән тормыш корып җибәрде. Җәмәгате Арча педагогия училищесында укып, башлангыч сыйныф укытучысы һәм тәрбияче һөнәрен ү ... Читать дальше » |