Мәмәширдә кар борчасы пәйда булды - 24 Марта 2011 - Мәмәшир авылы сайты
Пәнҗешәмбе, 17.05.2012, 00:47

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
200
Безнең сорау
Сайтка бәяләмә бирегез
Барлык җаваплар: 120
Керү формасы
E-mail:
Пароль:

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Главная » 2011 » Март » 24 » Мәмәширдә кар борчасы пәйда булды
12:00
Мәмәширдә кар борчасы пәйда булды
    Мәмәшир авылында карда вак-вак бөҗәкләр барлыкка килде.
  17 март көнне хафага төшкән Мәмәшир авылы халкы әлеге хәл турында районның фитосанитария күзәтү өлкәсенә мөрәҗәгать итә.
  Боларның койрыкаяклылар отрядына керүче кар борчалары икәне ачыкланды. Ләкин ничек итеп безгә килеп эләккәннәре генә билгесез.
  Түбән температурага карамастан әлеге бөҗәкләр бик актив хәрәкәттә һәм сикереп йөриләр. Гадәттә Урал тауларында яшәүче әлеге бөҗәкләр авыл хуҗалыгына һәм медицинага бик зур ярдәм итәргә мөмкин икән. Ник дигәндә, әлеге кар борчаларында бик көчле салкыннарга каршы тора алучы "антифриз” матдәсе бар. Әлеге матдә гадәти аксымнан аерыла. Иң кызыгы шунда, температура югары күтәрелә башлау белән әлеге "антифриз” таралып юкка чыга.
   Кешеләргә, үсемлекләр һәм хайваннарга кар борчасының зыяны әлегә ачыкланмаган.
   Күрше Самара өлкәсендә дә әлеге бөҗәкләрне күрүчеләр бар.

Әлеге темага видеоматериаллар:


Просмотров: 294 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 10
0  
9 Студент   (15.04.2011 19:44)
Әле дә күренәме сон алар....????

0  
10 Рамил   (20.04.2011 15:46)
Хәзер юк ахрысы...

0  
8 Имэнкул   (03.04.2011 13:09)
Жэмэгать, алай ук бетереп атмагыз инде борчаларны....

0  
7 Кеше)*   (25.03.2011 23:35)
Яхшы сайт бу, малай, интернеттан карамасак, ничек белер идек Мэмэшир яналыкларын)

0  
4 Кеше)*   (25.03.2011 18:19)
Нинди яхшы як ул?

0  
5 Рамил   (25.03.2011 21:49)
Авыл халкы очен яхшы ягы юк, элбэттэ. Видеоларны карагыз яхшылабрак... Анысы инде килэчэк.

0  
3 Искандер   (24.03.2011 19:34)
Паразитның кайчан яхшылык кылганын күргәнең бар ?

0  
6 Рамил   (25.03.2011 21:49)
Искэндэр, ул паразит дип кем эйтте сон???!!!

0  
1 Мәмәширле   (24.03.2011 12:28)
Тагын бер паразит булмас микән???????

0  
2 Рамил   (24.03.2011 12:30)
Әлегә яхшы ягын гына күрәләр бит...

Исемегез *:
Email:
Код *:

Эзләү
Кем онлайн?
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Язмалар архивы
Котлыйбыз!!!
<Монда Сезнең котлау булырга мөмкин>
Мәмәширдә һава торышы  
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Copyright MyCorp © 2012
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter