
Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
|
 | |  |
| Главная » Архив материалов
17 декабрь көнне Киров өлкәсе Вятка аланы районы Пенәгәр авылы яшьләре белән Мәмәшир авылы хоккейчылары арасында иптәшләрчә уен узды. 11:7 исәбе белән җиңүгә Мәмәширлеләр иреште.
|
15 нче май көнне Мәмәшир авылы үзешчәннәре тарафыннан "Ялгыз каен күзе" спектакле куелган иде. Әлеге спектакльнең видеоязмасын тәкъдим итәбез.
Видеоны диск яки флэшкага яздырып алу өчен сайтның администраторына мөрәҗәгать итүегез сорала.
|
Авылыбызда Хәсәнҗанов Ранифны исемендәге хоккей турниры булып узды. Турнирда Мәмәшир, Күкшел, Адай, Буҗи, Яңа Сәрдек авылы командалары көч сынаштылар.
1 нче урынны – Күкшел авылы командасы, 2 нче урынны – Мәмәшир авылы, 3 нче урынны – Яңа Сәрдек авылы командалары яуладылар. Моннан тыш, команда уенчыларын номинацияләр буенча бүләкләү оештырылды.
|
8 март көнне, авылыбыз мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан “Киленнәр бәйгесе” дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Бәйгедә авылыбызның төрле яшьтәге киленнәре катнашты. Алар җитезлектә, осталыкта, тапкырлыклыкта көч сынаштылар һәм әлеге бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды.
“Иң тәҗрибәле килен” исеменә Габидуллина Резедә,
“Уңган килен” - Галимова Лилия,
...
Читать дальше »
|
Айдар, Мәчкәрә урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, 1985 елда Казан дәүләт медицина институтының стоматология факультетына укырга керә. Беренче курстан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Кайткач, укуын дәвам итә. Айдар бик катлаулы чорда – 1993 елда туган авылы Мәмәширдә стоматология кабинеты оештырып, шунда озак еллар теш табибы булып эшләде, бик күп авылдашлардан һәм якташлардан ихлас рәхмәтләр ишетте. Шул ук елда Арча районының Иске Масра авылы кызы Фәридә белән тормыш корып җибәрде. Җәмәгате Арча педагогия училищесында укып, башлангыч сыйныф укытучысы һәм тәрбияче һөнәрен ү
...
Читать дальше »
|
Кукмара районының Мәмәшир авылында яшәүче Фәниз Гәрәевне тирә-юньдә күпләргә үрнәк булырлык ата итеп сөйлиләр. Люция белән Фәниз 17 ел яшәгәннән соң, Гәрәевләрнең ишеген кайгы җиле шакый. Көтмәгәндә, авыру Люцияне аяктан ега. Шул чирдән мантый алмыйча, ул якты дөньядан китеп тә бара. Унбер һәм уналты яшьлек балаларының күз яшьләрен күргән саен, ата кеше Ходайдан сабырлыклар сорый. 41 яше дә тулмаган Фәнизкә башка хатын димләүчеләр дә табыла.
– Гаиләгә чит кеше аяк басса, барыбер балаларга әниләрен алыштырырдай кеше табылмаячагын аңладым, – ди ул үзе. – Башта балалар һәркөн 
...
Читать дальше »
|
Еш кына адәм баласына Россиядә яки чит илдә дәвалану өчен ярдәм таләп ителә. Закирҗановлар гаиләсе дә бүгенге көндә шундый хәлдә. 2 яшьтә 7 айлык Ильгина Закирҗанованы чит илдә дәвалау өчен 395 750 сум күләмендә акча таләп ителә.
Тулырак мәгълүматны ВКонтактедагы төркемнән белергә мөмкин: http://vk.com/club74209968 (мәгълүматны башкаларга да таратыгыз, төркемгә чакыры
...
Читать дальше »
|
Рамазан ае мөбарәк булсын, мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Мәмәширдә 2015 елга
...
Читать дальше »
|
Рамазан ае быел 28 июньдә башлана, 27 июньдә мәчетләребездә беренче тәрәвих намазлары укылачак.
Ураза бәйрәме 28 июльдә, Корбан гаете 4 октябрьдә билгеләнәчәк.
|
Агымдагы елның 2 нче март көнендә авыл халкы үз гомерен тәрбия, белем бирүгә багышлаган Гөлфәния апаны соңгы юлга озатты. Бу югалту күпләр өчен көтелмәгән хәл буларак кабул ителде.
Галимуллина Рәйсә апа һәм Хисамиева Миңсылу апалар Гөлфәния апага багышлап бәет тә иҗат иттеләр (бәетләрне сайтка Розалия Шарифуллина тапшырды
...
Читать дальше »
|
| |
|

|