Дүшәмбе, 29.04.2024, 18:01

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2011 » Сентябрь » 29 » Тутырып сал!
17:28
Тутырып сал!
    
    Татарлар – русларның «водка» сүзен үз телләренә «аракы» дип тәрҗемә итә алган дөньядагы бердәнбер халык. Ә калганнарда ул гади генә – «Vodka». (Бер университет галиме әйткән сүзләр.)
    Алкоголизм, эчүчелек – бу чир безнең илгә, республикага, татар авылларына кайдан килеп керде соң? Татар авылларының бетә баруы сәбәпләрен бер баганага тезеп чыксак, хәмер анда соңгы урында түгел. Миңа быел җәй көне көтү көткәндә бер авылдашым, «тәмле нәстәне» йота-йота, үзенең «эчүчелек тарихы» буенча «лекция»сен сөйләгән иде. Әмма «гамәли дәресләр»ендә мин катнашмадым, карап-тыңлап кына утырдым.
    Имеш, 1941 елның җәендә Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдан барлык ир затын сугышка алып киткәннәр. Сугыш башлангач та, Сталин әмере белән «көч һәм кыюлык кертер өчен» һәр солдатка 100 граммы, 150 граммы тирәсе спирт бирелгән. 
    Шулай итеп, сугышта һәр солдат «кыюлык өчен» көн саен шуны эчкән булырга тиеш. Ә сугыш күпме барган? Анысын һәркем белә: 1941-1945 елларда, барлыгы дүрт ел. Кайберәүләр, Советлар Союзының сугышта җиңүен нәкъ менә шушы – көн саен бирелә торган аракыга да бәйләп карый. Ярар, вакытында анысы да кирәк булгандыр. Ә менә Гитлер да үз армиясенә көн саен 100 грамм спирт яки шнапс бирдертә торган булса, ни булыр иде икән?! Димәк, аның җиңелү сәбәбе – саранлыгында. Без, «кыюлык кертергә» дип, бу «допинг»ны көн саен дүрт ел буе эчтек, шулай да көчкә генә җиңдек. 
    Ярар, бабайлар дүрт ел буе көн саен «көч һәм кыюлык керткәч», ниһаять, сугыштан кайталар. Әмма тәмам ияләшкәнгә, эчүдән аерылып булмый башлый. Менә шуннан татар авылларында эчүчелек проблема тудырырлык дәрәҗәдәге афәткә әйләнә. Алардан күреп балалары – безнең әтиләр өйрәнә, алардан – безнең буын... 
    Менә шулай, хәзер безнең илдә, аерым алганда, татарларда эчүчелекнең үзенең бер эволюциясе бар. Бүтән илләрдә ул башкачарак...
    Әгәр сугышка кадәрге әдәби әсәрләрне укып карасак, аларда эчүчелек проблема итеп күрсәтелми, татарлар гомумән диярлек эчмиләр. Шулай итеп, безнең милләт сугыштан соң «тутырып салып» «көч кертә башлаган». Тагын шуны да әйтергә кирәк: без эчмәсәк, татар авыллары, мәктәпләре күбрәк сакланып калыр, илдәге халык саны да бу кадәр түбән тәгәрәмәс иде.
Азат ЮСУПОВ
Чыганак: http://shahrikazan.com
Категория: Төрлесеннән | Просмотров: 839 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 2
0  
1 АЙНЫМАС   (02.10.2011 21:45) [Материал]
http://ru.wikipedia.org/wiki/Арак

0  
2 Рамил   (06.10.2011 23:50) [Материал]
Моның белән ни әйтергә теләдегез? cool

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Категории раздела
Компьютерлар, Hi-Tech [3]
Әлеге категория заман технологиясе белән кызыксынучылар өчен
Әзәк-мәзәк [2]
Мәзәкләр, кызык вакыйгалар
Булмас димә [7]
Моны белү файдалы [1]
Төрлесеннән [2]
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru