
Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
|
 | |  |
| Главная » Архив материалов
"Моны белү кызыклы!" рубрикасында сез фән тарафыннан әлегә аңлатылмаган яки аңлатылып та безгә аңлашылып җитмәгән һәм башка бик күп кызыклы мәгълүматлар белән таныша алачыксыз. Әлеге рубрикага менюдагы 'Ял иткәндә'
...
Читать дальше »
|
"2000 нче елның 1 нче сентябре. Мәмәшир урта мәктәбенең мәһабәт яңа бинасы каршына тезелеп баскан 170 укучы, 24
укытучы, килгән кунаклар һәм ата-аналар өчен онытылмаслык бәйрәм булып истә
калыр. Шәхсән үземне иң дулкынландырганы 1 нче сыйныфка килүче 12 баланың
һәркайсының исем-фамилияләрен әйтеп, колхоз җитәкчесенең сабыйларга истәлек
бүләкләре тапшыруы, аларны сафта ялыктырып тотмау өчен укучы егетләрнең
эскәмияләр алып чыгып балаларны утыртулары булды... ” дип яза Наумир Абдулла
улы Самигуллин үзенең 2004 елда нәшер ителгән "Ил язмышы – ир язмышы” исемле
китабында.
|
"Уйлыйм-уйлыйм да, шундый бер теләк туа: бәлки фән министрын яки тагын кемне дә булса эшеннән азат итәргәдер..." ди дәүләт башлыгы Медведев Д. А. Рәсәйнең төп "БДИшнигы" шул рәвешле эшеннән азат ителергә мөмкин. Һәм бу бик дөрес фикер дип хуплый күпләр. Нәкъ БДИ һәм мәктәпнең хәзерге торышы күп кенә укучыларның мәктәптән читләшүләренә(чиркануларына) китерде. Статистикага күз салсак, 88% мәктәп укучысы үзе укыган мәктәпне гомумән күрә алмый. Шуңа охшаган укытучылар сораштыруы менә ни күрсәтә: 99% укытучы халкы дәүләткә үчле. Төпсез кисмәккә әверелгән Рәсәй мәгарифенең ата-анадан акча суыруга бер дә читенсенмәве бүгенге көндә күпләрне борчый (түләүле урта белем кертү
...
Читать дальше »
|
Мәктәптә уку түләүле булачакмы-юкмы дигән сорауга җавап әзер. Россия Президенты Дмитрий Медведев бюджет оешмалары турындагы законны имзалаган. Төп фәннәрне укыту бушлай калачак, дип тә ышандырган ил җитәкчесе. Хәер, моннан ары акча мәсьәләсен Кремльдә түгел, ә мәктәптә хәл итәчәкләр.
Рус теле, математика, физкультура, инглиз теле, тарих кебек фәннәрне укытуны гына хөкүмәт үз өстенә а
...
Читать дальше »
|
2 май көнне Зөлфәт Зиннуров Мәмәшир авылы мәдәният йортына үзенең концерт программасы белән килә.
Кичке сәгать җидедә башлана.
Билет бәясе 150 сум (сатуда).
Рәхим итегез!
|
Мәмәшир авылында карда вак-вак бөҗәкләр барлыкка килде.
|
9 март - бөтендөнья ди-джейлар көне(World DJ Day). Дөресрәге, әлеге көн рәсми рәвештә бәйрәм буларак кабул ителмәгән, бары тик хәйрия акциясе буларак 2002 елдан бирле билгеләп үтелә. Һәр ел саен балалар оешмаларына ярдәм атналыгы оештырыла, әлеге хәйрия акциясенең кызган вакыты нәкъ менә 9 март - бөтендөнья ди-джейлар көненә туры килә. Традиция буларак, клуб, радиостанция ди-джейлары әлеге көнне тупланган бар табышны төрле халыкара балалар фондларына һәм оешмаларына җибәрәләр. Инде менә берничә ел рәттән әлеге акциядә MTV, Radio 1, Galaxy, Mixmag, DJ, Muzik, Hello, Face, Loaded һәм FHM мәгълүматлаштыру үзәкләре үзләреннән өлеш кертте. Сәхнә йолдызлары арасында да әлеге акциядә катнашучылар бар.
...
Читать дальше »
|
Барча хатын-кызларны Яз һәм 8-март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйм. Бары тик Сезгә генә хас булган язның әлеге көне үзегезгә бәхет-шатлык, исәнлек-иминлек, гаилә бәхете
...
Читать дальше »
|

Котлы булсын туегыз,
Безгә үрнәк булыгыз!
Мәңге, мәңге бергә булсын
Тормыштагы юлыгыз!
|

Сайтка Мәмәширнең телефон китабын төзеп урнаштырдым. Программаны беренче апробациягә тәкъдим итәм. Тәкъдимнәрегезне, тәнкыйтьләрегезне nig_ramil@mail.ru да һәм комментарияләрдә көтеп калам. Киләчәктә әлеге программаның татар телендәге һәм эзләү системасы белән тәэмин ителгән варианты булу көтелә. Рәхим итегез: http://mamashir.ucoz.ru/load
|
« 1 2 ... 6 7 8 9 10 11 » | |
|

|